Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бастрыкин: Галявиевның суд-психиатрия экспертизасы әле төгәлләнмәгән
175нче гимназиядә һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне күтәрделәр.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә буенча Казан 175нче гимназиясенә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнары белән очрашты. Ул тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук атуда гаепләнүчегә карата комплекслы стационар психология-психиатрия экспертизаның тәмамланмавын әйтте.
Бастрыкин фаҗига сәбәпләренә тирән анализ ясарга кирәк дип басым ясады.
Тикшерү комитеты башлыгы һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына рухи зыян компенсациясе һәм матди зыянны каплау турындагы таләпләрне белдерү турында тагын бер кат искә төшерде.
Моннан тыш, Александр Бастрыкин гимназиягә һөҗүм вакытында зыян күргән балаларны дәвалау ничек баруы белән кызыксынды һәм төбәктәге хезмәткәрләргә социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.
Үз чиратында, җитди имгәнүләр алган һәм хәзер дә катлаулы дәвалану процессын узучы балаларның ата-аналар аларга алга таба да социаль адаптациядә, белем алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итәргә кирәк булачак, диделәр. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Россия Хөкүмәтенә һәм республика хакимият органнарына практик ярдәм күрсәтү өчен тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.
Очрашу азагында 175нче гимназиядә һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне күтәрделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз