news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бастрыкин: Галәвиев Казан гимназиясенә һөҗүм итәр алдыннан берничә ай әзерләнгән

Фаҗига 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә булды.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиев җинаятькә берничә ай әзерләнгән. Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюда шулай дип белдерде.

РФ Тикшерү комитеты башлыгы сүзләренчә, Галәвиев әлеге җинаятькә 2021 ел башында ук әзерләнергә керешкән.

«Бу интернет челтәрендәге деструктив берләшмәләр турында мәгълүмат йогынтысында булган. Аерым алганда, „колумбайн“ субкультурасы вәкилләре мәктәпләрдә корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып эшләгән массакүләм үтерүләр», — диде Бастрыкин.

Фаҗига былтыр 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше үлде, шуларның җидесе — балалар. Тагын 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot