news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бастрыкин Әлмәттә ятимнәрне торак белән тәэмин итү белән бәйле вазгыятьне контрольгә алды

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Әлмәттә ятим балаларның торак хокукларын бозу турындагы җинаять эше буенча доклад тәкъдим итәргә кушты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Сәбәбе Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмати үзәгенә килгән мөрәҗәгать. Анда 2019 елдан бирле торакка мохтаҗлар исәбендә торучы ятимнәр әлегә кадәр закон буенча тиешле фатирлар алмаган, дип хәбәр ителә. Мөрәҗәгать итүчеләр сүзләренчә, төрле инстанцияләргә күпсанлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗә бирмәгән.

Әлеге факт буенча Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийдан тикшерү барышы һәм ятимнәрне уңайлы торак белән тәэмин итү чаралары турында мәгълүмат сорады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot