news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бастрыкин 175нче гимназиядә атыш буенча тикшерү барышы турында сөйләде

Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны кабул итте, Анда ул Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булган һәм зыян күргән укучыларның ата-аналары белән аралашты.

Тикшерү комитеты рәисе ата-аналарга тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук бүгенге көндә ике бала Леонид Михайлович Рошальнең балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында дәвалануда булуын искәртте. Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Социаль түләүләргә, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүгә һәм балаларны алга таба реабилитацияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне тыңлаганнан соң, тикшерү комитеты рәисе Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә әлеге проблемаларны хәл итү механизмын эшләргә кушты.

Моннан тыш, профильле хезмәтләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Пенсия фондына югарыда телгә алынган барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100