news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баста һәм Zoloto Иннополиста шәһәр көнендә чыгыш ясаячак

9 июньдә Иннополиста шәһәр көнендә Баста һәм Zoloto музыкантлары чыгыш ясаячак, «Стрижи» пилот төркеменнән авиашоу, балалар өчен анимацион шоу, музыкаль-гастрономия фестивале һәм салют булачак. Бу хакта Иннополис шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр көне 17.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмне «Громкие рыбы» дуэты — Тимур Исмаев һәм Кирилл Карамов, шулай ук шоумен Артур Королев алып барачак. Фудтрак, фотозона, гаять зур дженга, һава еланнары театры һәм балалар өчен анимацион программа 16.30 сәгатьтә эшли башлаячак. Шул ук вакытта сәхнәгә Dj BubbleGum төркеме чыгачак.

«Стрижи» пилот төркеменнән авиашоу 18.00 сәгатьтә башлана, ә 19.00 сәгатьтә тамашачыларны «Однажды» кавер-төркеме һәм җырчы Okeana катнашында концерт көтә. 20.10 сәгатьтә Zoloto, ә 21.00 сәгатьтә Баста чыгышы көтелә. Бәйрәм 22.30 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. Керү ирекле.

Казаннан Иннополиска килергә теләүчеләр өчен «Марсель Сәлимҗанов урамы» тукталышыннан һәр 15 минут саен 15.00 сәгатьтән 19.45 сәгатькә кадәр өстәмә 20 автобус йөриячәк. Иннополистан кире кайту рейслары каралган.

9 июньдә беренче яшәүчеләрнең күченүенә һәм Иннополисның рәсми ачылуына җиде ел тула. Шулай ук быел шәһәр беренче юбилеен — төзелеш башланганга ун ел тулуны билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100