Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бассейн өчен белешмәне мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге «Яңа кешеләр» фракциясеннән ОМС полисы буенча бассейнга керү өчен бушлай медицина бәяләмәсе бирергә тәкъдим иттеләр. Тиешле мөрәҗәгать сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога җибәрелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Парламентарийлар белешмә бирүне түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасына кертергә тәкъдим итә. Әлеге программа нигезендә терапевт, педиатр яки гомуми практика табибы, шулай ук өстәмә белгечләрдә тикшерелүне үз эченә алырга мөмкин.
Депутатлар фикеренчә, инициативаны гамәлгә ашыру гражданнарга финанс йөкләнешен киметәчәк, барлык регионнарда бердәм кагыйдә булдырачак, өлкәннәр өчен йөзү мөмкинлеген арттырачак, шулай ук сәламәтлек саклауның профилактик юнәлешенә һәм массакүләм физкультура белән шөгыльләнүгә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз