news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Басма Коръән дә, Коръән гыйбарәләре сүзлеге дә бездә дөньяга килгән - Раушания Шәфигуллина

Каюм Насыйри музее директоры галимнең "Мифтах әл-Коръән" хезмәтеннән тыш моңарчы билгеле булмаган башка хезмәтләре дә бар дип саный.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бүген Татарстанның Милли музеенда Каюм Насыйриның "Мифтах әл-Коръән" китабы тәкъдим ителәчәк. Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында кулъязманың табылу тарихы, аның ислам дине һәм татар халкы өчен әһәмияте, Каюм Насыйри шәхесенә ни өчен игътибар артуы турында сөйләде.

Кулъязманың табылу тарихы: “Әһәмиятле түгел, әмма әһәмиятле хезмәт”

Кулъязма табылуы түбәндәгечә булды. Ул музейның фәнни тирәлеген киңәйтү барышында табылды дип әйтергә кирәк. 1948 елда чыккан конференция материаллары җыентыгын тапкан идек, шунда кулъязмаларга багышланган аерым мәкалә бар. Кулъязма мирасны өйрәнүче Мөхәммәтгали исемле галимнеке, һәм менә шунда бары тик ике җөмлә бар. “Каюм Насыйриның тулы вариантта сакланган бер китабы бар. Ул да булса, “Фуркан әл-Коръән”, ләкин хәзерге вакытта ул безнең өчен әһәмиятле түгел. Шулай да ул, мәсәлән, Габдулла Тукай яки Мәҗит Гафури энциклопедияләре төзелгән вакытта ул безгә әһәмиятле дә булырга мөмкин”, дигән галим. 

Күренгәнчә, бик киная белән әйтә. “Кирәк түгел” дип әйтелгән җөмлә совет чорын исәпкә алып язылган. Ә икенче җөмлә аның әһәмиятен билгели, ягъни сүзлек буларак, методикасы буларак, ул бик яхшы төзелгән, ди. Безнең өчен шушы җөмлә аеруча кыйммәтле булды. Ул җөмләне күрүгә без “Аһ” дип әйттек дияргә мөмкин, чөнки Каюм Насыйриның нәкъ шул ягы, шул эшчәнлеге, дини гыйлем, ислам дөньясын өйрәнүдәге, Шәрык өлкәсендәге эшчәнлеге бик аз өйрәнелгән. Юк дип әйтерлек. Ул чын-чынлап менә шул дин голәмаләре гаиләсендә, зур галимнәр гаиләсендә тәрбияләнгән кеше, үзенең динен, үзенең мирасын фән кешесе буларак өйрәнгән.

Шушы әһәмиятне аңлап, без хезмәтне эзләргә керешетек. Каюм Насыйриның хезмәтләре бүгенге көндә 4 фондта саклана. Шуларның берсе – Казан (Идел буе) федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе. Анда сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге бар. Иң әүвәл шунда мөрәҗәгать иттек һәм, ни гаҗәп, кулъязма шунда булып чыкты. Без шунда ук китапханәгә йөгердек. Аны карый башладык, галимнәрне чакырдык. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан өлкән фәнни хезмәткәр Айдар Хәйретдинов безгә ихластан ярдәм итәргә алынды һәм аның белән бергә (ул иске кулъязмалар, гарәп теле белгече) карап, тикшереп, без аның зур хезмәт икәнен аңладык. Шуннан соң ни бер гаҗәп дигәндәй, безгә бу китапны нәшер итәргә әзер химаяче табылды. Әлбәттә, аның этаплары күп. Ул китапханәдә сканерлау үтәргә тиеш. Ул эш берничә ай вакыт алды. Дизайнерлар табу, макетка төшерү шактый катлаулы, чөнки кулъязманың үзенең үзенчәлекләре бар.

“Бу – ислам дөньясы, Коръән гыйлеме өчен бик зур вакыйга”

Шунысы да әһәмиятле, бу сүзлек белән янәшә Коръән дә булырга тиеш булган. Каюм Насыйриның шушы кулъязмага кереш сүзендә нәкъ шул фикер әйтелгән. “Мин нәшер итәргә телим һәм аның белән бергә әле мин Коръән дә нәшер итәм, чөнки алар икесе бергә баралар”, – дигән. Әйтергә кирәк, гыйбарәләр сүзлеге булгач, аның адресациясе, ягъни нинди сүзнең кайда урнашкан булуы күрсәтелергә тиеш. Каюм Насыйри өчен бу бик әһәмиятле булган. Ул Коръәннең сәхифәләрен күрсәтә, чөнки басма Коръәндә генә басма адресация буларак, сәхифә номерлары барлыкка килә. Аятьләрнең, сүрәләрнең номерлары ул вакытта булмаган. Без моны шулай ук өйрәнә-өйрәнә ачыкладык. Анысы да безгә бер ачыш булды.

Шул рәвешле, кулъязма белән бергә Коръән дә басылды. Ә бу Коръән шулай ук галим, Казан император университетының шәрык өлкәсендә эшләүче зур бер гыйлем иясе Готвальд китапханәсеннән. Анда шулай ук шәрехләре, аңлатмалары бар,шушы аятләргә номерлар куя башлаган. Бу фән өчен кызыклы күренеш, үзенә күрә бер ачыш. Шул рәвешле, димәк, кулъязма һәм “Каләм шәриф” (Казан басмасының ул вакыттагы атамасы) алар икесе бергә нәшер ителәләр.

Бу хезмәт ике томда дөнья күрде. Ул ислам фәне, ислам дөньясы, Коръән гыйлеме өчен бик зур шатлык һәм бик зур вакыйга. Ислам дөньясында бу төрдәге хезмәтләр Каюм Насыйрига хәтле булмаган. Ул аны үзе дә билгели һәм бүген без дә аны ачыш дип әйтә алабыз, чөнки Коръән гыйбарәләре сүзлеге анда шул рәвешле асыл методика белән төзелгән. Каюм Насыйри бу өлкәдә ачыш ясаган кеше. Ул Коръәннең төп, фундоменталь нигезе буларак, фәлсәфи берлекләренең безгә тезмәсен бирә, ягъни ул аны юкка гына “Мифтах әл-Коръән” (“Коръән ачкычы”) дип әйтми. Һәрбер шушы фәлсәфи гыйбарә Коръәннең ачкычы була ала.

“Каюм Насыйрига кадәр мондый ике генә хезмәт башкарылган”

Дөньяви күләмдә Коръән гыйлеме өлкәсендә Каюм Насыйрига хәтле ике сүзлек төзелгән. Аның берсе – немец галиме Густав Флюгель сүзлеге. Ул 1842 елда дөнья күрә. Икенчесе Россиянең император университеты галиме Мирза Казем-Бекнең 1859 елда дөнья күргән хезмәте. Өченчесе Каюм Насыйриныкы.

Ислам, шәрык гыйлеме өлкәсендә Каюм Насыйриныкы беренче. Шәрык галимнәре арасыннан Каюм Насыйрига хәтле мондый хезмәтне язган галим юк. Хәтта аның хезмәтендә шәрык гыйлеменең нигезе һәм шул ук вакытта Европаның методикасы берләшә. Ул аны яңача итеп бирә. Шунысы ачыш.

“Каюм Насыйри Коръәннең фәлсәфәсен саклый”

– Аңа язган кадәр язган галимнәрнең хезмәтләреннән ул нәрсәсе белән аерыла?

– Чын-чынлап аерыла, чөнки Европа галимнәрендә европача караш бар. Ул технократизм рухына бераз гына тартым дип әйтергә мөмкин. Каюм Насыйриныкы барыбер дә шәрык гыйлеменә тартым. Ул Коръәннең фәлсәфәсен саклый, чөнки Коръәннең кыйммәтен кечкенәдән үк аңлап үскән, шул рухта тәрбияләнгән.

Әйтик, Флюгель хезмәтендә Коръәнне аерым-аерым сүзләргә тарката. Бу аерым сүзләрдән сез берничек тә Коръәннең асыл, төп мәгънәсенә килеп чыга алмыйсыз.

Әйтик, мәсәлән, бер җөмләне алыйк, “Аллаһы нуры ас-сәмавати”, ягъни “Аллаһ Тәгалә күкләрнең нуры”. Моны аерым сүзләргә таркатырга мөмкин. “Аллаһ Тәгалә”, “күк”, “нур”. Бу аерым сүзләрдән сез Коръәннең мәгънәсенә чыга алмыйсыз. Каюм Насыйри моны аңлый. “Аллаһы нуры ас-сәмавати” – ул таркалмас гыйбарә. Ул Коръәннең ачкычы, аннан Коръәннең төп мәгънәсенә чыгарга мөмкин. Без физика кагыйдәләре буенча күкләрнең нуры булмаса, күрә алмыйбыз. Нурланыш булырга тиеш. Без нурны күк белән ачабыз, ә нур каян ачыла? Ул билгеле бер галәм көче белән, абсолют көч белән, без аны Аллаһ Тәгалә дибез. Аллаһ Тәгалә шундый бер гайре табигый көч, аңа нур бирә. Менә шул җөмлә белән Каюм Насыйри туктала.

Ә Флюгель хезмәтендә ул аерым бирелгән. “Күк”, “нур”, “Аллаһ Тәгалә”. Ул нәкъ техник юл, ә Каюм Насыйри фәлсәфи юл белән бара.

“Иҗтиһадымның иң олысы”

Каюм Насыйри бик яхшы гарәп теле белгече. Шуңа күрә ул Коръән гыйлемендә эшләүче галим буларак, аны саф гарәп телендә яза. “Минем бу сүзлек галимнәр, мөгаллимнәр өчен”, - ди. Әйтик, мәсәлән, вәгазьләр төзүчеләргә. Хезмәт 1886 елда тәмамлана. Мәсәлән, галимнәр аерым сүзләрен язалар, әзерлиләр, ә нәкъ менә бу гыйбарә кайсы сүрәдә кулланган икән, төгәл әйтеп бирә алмыйлар. Каюм Насыйри хезмәте маршрут картасы була. Ул шуңа күрә: “Мин бу сүзлегем белән һәрбер галимне Коръән хафиз дәрәҗәсенә күтәрдем”, - дип яза.

Шушы хезмәтен ул “иҗтиһадымның иң олысы” дип билгели, ягъни менә шул фәнни тырышлыкның иң югары ноктасы.

Каюм Насыйри үз вакытында 40 тан артык басма хезмәт дөньяга чыгара. Аңа 24 басма календарен өстәсәк, күрәбез - алтмыштан артык хезмәте бар. Шулар арасында иң зур хезмәтем дип ул “Мифтах әл-Коръән”не атый. Кызганыч, ул үз вакытында дөнья күрә алмый.

Ул бүгенге көндә дөнья күрде. Безнең бу басма - беренче этап. Максатыбыз дөньяга аны яңадан кайтару иде. Алга таба гыйлем дөньясы моңа игътибар итеп, тәрҗемә итәме, әйтик, Европа сүзлекләре белән чагыштырамы, лексикографик яктан өйрәнәме, яңадан бу сүзлекне тематик яктан тезеп чагамы - бу хезмәткә таянып эшлиячәк фәнни перспективалар бик зур. Алга таба ул татар теленә дә, рус һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителер дип өмет итәбез.

- Үз вакытында бу хезмәтне бәяләгәннәрме? Нинди дә булса, истәлекләр калганмы?

- Кызганычка каршы, бу хезмәт кулъязма рәвешендә калган. Сәбәпләрен әйтә алмыйбыз. Ул кулдан кулга күчкән һәм аның ахыргы ноктасы Лобачевский исемендәге фәнни китапханә. Ләкин Мөхәммәтгали кебек фән кешеләребез Совет чорында да ул кулъязма мирасны өйрәнүче кеше буларак, игътибар иткән. Менә шул рәвешле генә. Бары тик 1948 елда чыккан конференция материалларында гына искәрмә бар.

“Бүген Коръәнне төрлечә шәрехләү бар”

- Сезнеңчә, хәзерге дин галимнәре бе хезмәткә игътибар итәчәкәме? Ул алар өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

- Һәрбер галим өчен җавап биреп булмый. Фәнни юнәлешләр бик күп. Ләкин һәрбер өлкәдә әйдәп баручы бер асыл галим бар. Әйтик, физика, химия, космонавтика, математика өлкәсендә зур, даһи галимнәр санаулы гына. Андый бердәнбер кеше табылыр дип өмет итәсе килә.

Әһәмияте бар һәм зур. Беренчедән, бу Ватаныбызның фәнни мирасын күтәрү ягыннан мөһим, икенче яктан Коръәнне, аның мәгънәсен, аның фәлсәфәсен саклау, аңлау юнәлешендә бу безгә бигрәк тә кирәк. Чөнки бүген Коръәнне төрлечә шәрехлиләр. Дөньяда бик күңелсез күренешләргә китерә торган вакыйгалар бар. Шуңа күрә без менә шушы асыл мәгънәне әхлакка, әдәпкә, тынычлыкка кайткан, гыйлемгә өндәгән Коръәннең шул төп мәгънәсен ачыкларга тиеш. Аңа игътибар итәргә тиеш. Дөнья, Ватан турында уйлаган галимнәр аңа игътибар итәрләр.

“Басма Коръән дә, Коръән гыйбарәләр сүзлеге дә Казанда дөньяга килгән”

- Без үзебезнең дин галимнәре белән горурланабыз. Бу хезмәт татар дин гыйлеменә үз өлешен кертәчәкме?

- Әлбәттә. Беренчедән, без Казан басмасы белән горурланабыз. Басма Коръән иң элек Казанда нәшер ителде дип әйтәбез. Дөнья буенча басма Коръәннәр Казаннан башлап тарала башлады.

 
Коръән гыйбарәләр сүзлеге иң әүвәл татар фәнендә дөньяга килгән икән, шул яктан ул безгә, беренчедән, горурлык буларак та, безнең игътибарга лаек булырга тиеш. Икенче яктан, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди – болар икесе дә Каюм Насыйриның замандашлары. Алар бер чор кешеләре. Каюм Насыйри безне үстерүче, алга җибәрүче мирасыбызның бер өлеше. Әгәр дә без ныклы нигезгә басып торырга, башка халыклар белән үзебезне тиң дәрәҗәдә тоярга телибез икән, безнең үзебезнең йөзебез, үзебезнең йөзебез, үз тарихыбыз булырга тиеш. Шул асыл тарихның асыл сәхифәсе – ул Каюм Насыйриның эшчәнлеге.

“Каюм Насыйри мирасыбызны булдырган шәхесләребезнең берсе”

- Сезнеңчә Каюм Насыйри шәхесенә соңгы вакытта игътибар арту нәрсә белән бәйле?

- Минемчә, бу үзебезнең тарихка, хәтергә игътибар арту белән бәйле, чөнки без хәзер үзебезне дөнья күләмендә карыйбыз, чагыштырабыз. Кем без? Кайдан килгән? Дөнья мәдәниятенә без нинди өлеш керттек? Шушы өлешне күрсәтер, аның асылын, эчке мәгънәсен аңлар өчен үзебезнең асыл шәхесләребезнең мирасын барларга тиешбез.

Каюм Насыйри асыл, якты, мирасыбызны булдырган шәхесләребезнең берсе. Юкка гына француз галимәсе Лемерсье-Келькеже болай дип әйтмәгән: “Дөньяда Габдулла Тукай, Шаехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури йолдызлары якты янмас иде, әгәр әүвәл аларны яктырту нигезен Каюм Насыйри эшләмәсә”.

Без хәзер Каюм Насыйриның эшчәнлеген тагын да ныграк аңлый киләбез. Мәсәлән, филология өлкәсендә Каюм Насыйри институты ачылды. Ягъни Россиянең төрле өлкәләрендә татар теле өйрәнү үзәкләреначабыз. Татар тел гыйлеменә нигезне Каюм Насыйри салган. Ул галим-энциклопедист, методик яктан, педагогик яктан ул безгә бик тә кыйммәт. Милли педагогикага нигез салган галим – Каюм Насыйри. Вакытлы матбугатка нигез салган галим – Каюм Насыйри. Коръән гыйлеме өлкәсендә зур эшчәнлек калдырган галим – Каюм Насыйри.

Шул яктан рухи хәтеребезнең, тарихыбызның төрле өлкәләрен барлыйбыз. Безнең юллар төрле рәвешчә Каюм Насыйри шәхесенә, аның мирасына барып тоташа. Минемчә, менә шул яктан да безнең игътибар арта килә. Гомумән, хәзер аңлы буын үсеп килә. Бу буын үзенең трихи тамырларын да барлый. Россия күләмендә Ватан тарихына игътибар артты. Шуңа күрә без үзебезнең Ватан тарихын да, милли өлкәләрнең тарихын да зурлыйбыз, үзебезнең асыл шәхесләребезен зурлап киләбез.

“Каюм Насыйриның өйрәнгән хәтлесе – ул бары тик диңгездән бер тамчы”

- Каюм Насыйрның әле табылмаган кулъязмалары бармы, ничек уйлыйсыз?

- Безнең шәрык, төрки, татар әдәбиятлары өлкәсендә эшләгән бик зур галимә, Каюм Насыйриның якташы, Югары Шырдан авылыннан Резеда Кадыйровна Ганиеваның шундый сүзләре бар: “Бүгенге көндә Каюм Насыйриның өйрәнгән хәтлесе – ул бары тик диңгездән бер тамчы”. Менә шул рәвешле күз алдына китерик, чынлап та аның өйрәнелмәгән кулъязмалары бихисаптыр. Мәсәлән, Мөхәммәтгали мәкаләсендә хатлары өлкәсе турында әйтелгән сүзе бар. Каюм Насыйриның Исмәгыйль Гаспринский белән язышкан кулъязма хатлары бар икән. Мәсәлән, шул хатларны табарга, барларга кирәк. Аның башка өлкәләргә караган кулъязмалары бар дип инананбыз. Аларны өйрәнергә кирәк.

Хәтта басма китапларга кайтсак та, алар шул ук календарь сәхифәләрендә нәрсә генә юк. Мәсәлән, гальваник батарейкалар ничек төзергә. Ул бит үз вакытында гальванизацияләү юлы белән көмешне алтынлау белән шөгыльләнгән. Төрле экспериментлар ясаган. Электр кануннарын өйрәнгән һәм менә шундый риваять тә бар. Каюм Насыйрины паралич аяктан ега һәм ул җиңелчә электр токлары ярдәмендә үзем аякка бастыра. Календарьлар басма хезмәт булса да, кире безнең көнгә кайтырылырга лаеклы дип уйлыйм.

"Насыйри хезмәтләрен бүгенге татар телендә бастырырга кирәк"

- Аның турында яшьләр, күбрәк кеше белсен өчен аны тагын ничек популярлаштырырга була?

- Популярлаштыру – ул асыл юлларның берсе. Мәктәп күләмендә дә, Ватан тарихын өйрәнү күләмендә дә ул өйрәнелергә тиеш. Икенчедән, аның 40 тан артык басма хезмәте бар, ул хезмәтләрне бастырырга кирәк. Аларның бер өлеше Каюм Насыйриның Казан император университетында Археология, этнография һәм тарих җәмгыятендә эшләгән дәвердә басыла. Ул хезмәтләр тюркология өлкәсендә аеруча әһәмиятле. Аларны яңадан, менә бүгенге көндә безгә бүгенге татар телендә аңлаешлы рәвештә бастырырга кирәк, ягъни хәзер алфавитта һәм хәзерге тел контекстында ул шул рәвешле басылырга тиеш. Аның басма мирасын менә шушы мәгариф юнәлеше буенча өйрәнелергә тиеш.

аюм Насыйрины яшьләр кабул иткән"

- Каюм Насыйри үз вакытында яратып та бетермәгәннәр. “Аны урыс Каюмы” дип йөртүләре хакында истәлекләр бар. Ул үзеннән милләткә нинди өлеш керткән? Нәрсәне үзгәрткән?

- Мин бу совет чорында бик тә баетылыган, үстерелгән легендаларның бер тәэсире дип әйтер идем. Бу шәхес үз дәвереннән, үз буыныннан бик нык алга киткән. Әлбәттә, замандашлары аны аңлап бетермәгәннәр. Каюм Насыйри бер истәлегендә үзе дә яза: “Әлбәттә, Колумб, Готенберг кебек кешеләрне үз вакытында аңламаганнар, аларны каһәрләгәннәр. Аларны тәнкыйть иткәннәр, ләкин заманалар үткән, аларның мирасына әйләнеп кайтканнар. Алар мирасында яңа мәдәният барлыкка килеп, үзенең үсешен дәвам иткән”, - дигән. Каюм Насыйри шул Колумб, Готенберг кебек шәхес.

Шуны әйтергә кирәк, Каюм Насыйрины үз заманының яшьләре кабул итә. Ул вакытта яңа, мәгърифәтле буын барлыкка килә. Бу Галимҗан Баруди җитәкләгән “Мөхәммәдия” шәкертләре. Алар аны Каюм бабай дип, аның янына киңәшкә киләләр. Башка җирләрдән ишетә, ала алмаган киңәш-фикерләрне алар Каюм хәзрәттән ишетәләр. Беренче киңәшчесе, акыл бирүче кеше Каюм хәзрәт була. Хәтта ул дәвердәге Иске татар бистәсен алсак, аның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тирәсендә урнашкан кварталы татар мәгърифәте алга киткән өлкә була. Мәрҗәни мәчете тирәсендә оешканы саф, элеккеге шәрык традицияләрендә тәрбияләнгән, үзенә күрә бер мәхәлләне оештырып тора.

Каюм Насыйри ялгыз булган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов. Ул шулай ук Археология, этнография, тарих җәмгыятенең вәкиле булып тора. Шулай ук Мәрҗәни белән аралашмаган дип тә әйтеп булмый. Алар аралашканнардыр. Мәрҗәни – ул китап кешесе, ул китап дөньясында яши торган галим.

Ул, гомумән, аз аралаша торган кеше булган. Бәлки фәнни аралашулар булгандыр. Казан император университетында бик күп дуслары була. Шул ук Николай Федорович Катанов белән бик тыгыз аралашалар һәм Каюм Насыйри хезмәтләрен бәяләүче, зурлаучы бик күп зур галим исемнәрен без әйтә алабыз. Хәтта аның “Поверия и обряды Казанских татар” дип аталган китабы Казан император университетында гына түгел, ә Санкт-Петербург император университетында башлана һәм фән университеты мәҗмугасында кереш сүзне нәкъ менә Герасимов дигән галим яза. “Татарларны яхшы белеп тә, мин мондый күренешне хәтта күз алдына китермәгән идем. Шул дәрәҗәдә объектив, төгәл, фәнни итеп татар-мөселман дөньясына бәя биргән кешене, галимне мин беренче тапкыр күрәм”, - дигән.

“Аның эшчәнлеген институтка бәяләргә була”

- Каюм Насыйрины институтлар эшен башкарган кеше дип әйтәләр. Ул яктан караганда, аны кем белән чагыштырып булыр иде?

- Без Каюм Насыйрины галим-энциклопедист дибез. Әлбәттә, безгә бәлки ерак атларга кирәк түгелдер. Россия мәдәниятен, аның фәнен алыйк. Михаил Ломоносовны без шулай ук галим-энциклопедист дип билгелибез. Каюм Насыйри шундый пландагы энциклопедист. Төгәл фәннәр өлкәсендә дә, шул ук вакытта әдәбият, этика, педагогика кебек гуманитар фәннәр өлкәсендә дә эшләгән зур галим. Чынлап торып аның эшчәнлеген институтка бәяләргә була. Календарьлар җыю, туплауны гына карасак та, 24 ел дәвамында нинди зур эш эшли ул. Аларның һәрберсе еллык фәнни-популяр альманах. Анда астрономия, физика, химия, телисең икән шәрык дөньясыннан мәгълүмат аласың, телисең икән, Европа дөньясында булган хәлләрне беләсең. Шул ук вакытта әлеге календарьларда татар хәзинәсеннән асыл-асыл мәгълүматлары тупланган.

“Татар телен өйрәнелмәгәнгә генә артта калган”

- Каюм Насыйриның бик зур игътибарга лаеклы хезмәте – “Әнмүзәҗ”. Аны “Үрнәк” дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Ул нәкъ менә татар теле гыйлеменә әлеге хезмәт нигез булып тора. Гомумән, Каюм Насыйри беренчеләрдән булып, татар телендә гыйлем бирү кирәклеген күргән, аңлаткан кеше. Татар телен ул төзек кагыйдәле тел дип атый. Ул бары тик өйрәнелмәгәнгә генә шулай артта калган, ягъни ул татар теле гыйлеменең нигезен, ситемасын, татар грамматикаларын төзи.

Аның татар грамматикасы дәреслеген алсак, ул шулай ук үзенә күрә бер яңалык дип алырга мөмкин. Ул шәрык дәреслекләре нигезендә генә түгел, ә нәкъ менә Россия мәгърифәтендә булган яңа, Европа дәреслекләре үрнәгендә шушы үзенең татар теле грамматикасын төзи. Бу грамматика буенча руслар гына татар телен өйрәнү мөмкинлеген алмый, ә татарлар да теләгән очракта рус телен шушы дәреслек буенча өйрәнә алалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100