news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче тапкыр башлангыч сыйныф укытучылары өчен конкурс булачак

Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте. Алар арасында конкурс, фестиваль, форум, шулай ук укытучыларга ярдәм итү һәм аларның статусын күтәрү инициативалары бар.

Сентябрьдә Педагог һәм остаз елына багышланган Зур педагогик диктант һәм Бөтенроссия дәресе, октябрьдә Зур укытучылар атнасы узачак. Традиция буенча һөнәри конкурслар оештырылачак, алар арасында «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел директоры» бар. Педагогларның үтенече буенча беренче тапкыр «Беренче укытучы» бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Кравцов шулай ук педагог статусын күтәрүгә юнәлтелгән зур эш башкарылганга да игътибар итте. Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон кабул ителде. Бүген депутатлар һәм Федерация Советы вәкилләре белән укытучы статусын законнар белән беркетү мәсьәләсе өйрәнелә.

Педагог һәм остаз елы кысаларындагы инициативалар арасында һөнәрнең абруен ныгытырга юнәлтелгән укытучыларга багышланган фильмнар булдыру тәкъдим ителә.

Министр сүзләренчә, Педагог һәм остаз елы кысаларындагы тәкъдимнәрнең күбесе «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып тора. Илкүләм проект буенча 2022 елда куелган барлык күрсәткечләр дә үтәлде, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100