news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры «Алтын Трезини» Халыкара премиясе дипломанты булды

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры  «Алтын Трезини» Халыкара премиясе дипломанты булды. «Капитанская дочка» спектакле сценографиясе «Театр декорация иң яхшы гамәлгә ашырылган проект» номинациясенә кабул ителгән проектлар исемлегенә керде. Бу хакта Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Алтын Трезини» халыкара премиясе ел саен архитектура, дизайн, реставрация, сценография һәм музей эше өлкәсендә сәнгать ягыннан кыйммәткә ия проект авторларына бирелә.

Театр премия дипломанты һәм хөрмәтле кунак буларак, Санкт-Петербургның Дәүләт Эрмитажына Михаил Пиотровский катнашындагы тантаналы кичәгә чакыру алды.

«Быел премиядә катнашуга 1123 гариза бирелгән иде, әмма без сайлап алынган дәгъвачыларны, жюри әгъзаларын һәм дусларны гына чакырабыз, һәм сез алар исәбендә», диелә премиянең оештыру комитеты рәисе Павел Черняков исеменнән җибәрелгән чакыруда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100