news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Ярми авылында үрнәк татар туе оештырылды

Башкортстанның Ярми авылында үрнәк татар туе оештырылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанның Чишмә районы Ярми авылында чын татар туе оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли гореф-гадәтләрне чагылдырган үрнәк туй мәҗлесен «Җидегән чишмә» фольклор төркеме һәм Башкортстанның татар халык оешмасы - «Ак калфак» фольклор төркеме үткәрде. Яшь, матур, бер‑берсен чын күңелдән сөюче пар —Рита һәм Мурат Исмәгыйлевларның туе булды ул.

Кияү йорты янына туган‑тумачалар, күршеләр, авылдашлар җыелды. Машиналар килеп туктагач, киленнең аяк астына мендәр салдылар, ә кияүнең әнисе (каенана): «Киленкәй, өйгә бәхет, уңыш һәм байлык алып кер, төкле аягың белән», - дип каршы алды. Килен мамык мендәргә басты, ә каенана: «Балкып тор, бал кебек татлы бул, май кебек йомшак бул!» - дип, беренче булып – киленгә, аннары улына кашык белән бал-май каптырды. Татлы сыйдан соң кияү, кәләшен кулына күтәреп, өйгә алып керде.

Киленне мендәргә бастыру йоласы — изге холык, тыныч тормыш теләү билгесе; бал — татлы сүзле булуны, ә май исә башкаларга карата йомшак мөгамәләдә булуны аңлата.

Аштан соң яшь киленгә су юлын күрсәттеләр. Ул — гаилә учагын саклаучы, ә су — тормыш чыганагы. Киленне колонкага кадәр җыр-моң белән, гармун уйнап озата бардылар.

Киленнең ата‑анасы «Су юлы» йоласы өчен әзерләнгән кирәк‑яракларны: килен өчен чигүле ак алъяпкыч, кияү ягыннан булган хатын‑кызлар өчен дә алъяпкычлар, ике чиләк һәм яулык-кулъяулыкларны алдан әзерләп куйган иде.

Авыл халкының барысы да яшь киленне күрергә чыкты, яшь гаиләгә мәхәббәт, иминлек теләде. Килен беренче сынавын лаеклы үтте: су тулы чиләкләрен көянтәгә элеп, суны чайпалдырмый гына атлап өйгә алып кайтты.

«Кызганычка күрә, бүгенге көндә мондый йолалар бик сирәк үткәрелә. Без бу чараны гореф‑гадәтләрне саклап калу, аларны яшь буынга тапшыру, буыннар һәм замандашлар арасында рухи бәйләнешне ныгыту, татар халкының мәдәни үзенчәлеген күрсәтү максатында үткәрдек», – ди Ярми авылы мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot