news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның халык театры Казанда «Идел йорт – 2025» фестивалендә Гран-при алды

Башкортстанның халык театры Казанда «Идел йорт – 2025» фестивалендә Гран-при алды
Фото: Риф Йосыпов

Казанда Шакир Закиров исемендәге «Идел йорт — 2025» ХХV төбәкара фестивале узды. Гран-прины Башкортстаннан Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры яулады. Бу хакта Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Дүртөйле театры талантлы якташыбыз Назар Нәҗми пьесасы буенча куелган «Гармунчы егет» спектаклен тәкъдим итте. Конкуренция зур иде. Безнекеләр төп призга һәм 500 мең сумга лаек булды», – дип хәбәр иткән Риф Йосыпов.

«Идел йорт»та бөтен илдән иң яхшы театрлар җыелган. Катнашучылар Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алып Оренбург, Свердловск, Самара өлкәләренә кадәр төрле төбәкләрдән килгән.

«Алтын тирмә – 2025» милли театрлар төбәкара фестивалендә Гран-при алганнан соң бу җиңү безнең театр сәнгатенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый гына», - дип билгеләп үткән Риф Йосыпов. Ул режиссер, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Азамат Гыйльмановны һәм театр коллективын яңа җиңүләре белән котлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot