news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның халык артисты Сәвия Сираевага Халыклар дуслыгы орденын тапшырдылар

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның юбилей кичәсе узды. Кичәгә җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре, якташлары, дуслары, туганнары һәм легендар актрисаның талантына баш иючеләр җыелды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Тамашачылар игътибарына «Мирас» җыр һәм бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге академик халык бию ансамбле, «Сәйяр» эстрада-театр төркеме һәм башкаларның музыкаль котлаулары тәкъдим ителде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Сәвия Сираевага Башкортстанның дәүләт бүләге – Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды.

«Мин Сезгә актриса, шәхес һәм хатын-кыз буларак сокланам. Без Сезне бик тә яратабыз!» - дип искәртте Башкортстан Башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев сәламләү чыгышында.

Сәвия Сираева шулай ук РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күп кенә мәдәният эшлеклеләре илнең театр тарихындагы уникаль очракны билгеләп үтте – олы яшьтә булуына карамастан, актриса нәтиҗәле иҗади тормыш алып бару белән бергә, спектакльләрдә дә актив катнаша.

Искәртеп узабыз, 5 гыйнварда Сәрия Сираева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100