Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның халык артисты Гөлшат Зыязетдинова вафат
Салават башкорт драма театры ветераны, Башкортстанның халык артисты Гөлшат Зыязетдинова 76нчы яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Агентлыкка театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, легендар актриса белән хушлашу мәрасиме дүшәмбе, 24 июльдә, Салават театры сәхнәсендә була.
Гөлшат Ибраһим кызы Зыязетдинова актерлар, Салават театры корифейлары Зәкия һәм Ибраһим Әхмәровлар гаиләсендә туа. Аның әнисе Бөек Ватан сугышы елларында театрны саклап калган 7 легендар актрисаның берсе була. Ибраһим Әхмәров исә Салават драма театры оешуның чишмә башында тора.
Гөлшат Ибраһим кызы үз эшчәнлеге дәверендә театр һәм кинода 150дән артык роль башкарган.
Актриса билгеләп үткәнчә, язмыш аңа кайчандыр әнисе – БАССРның атказанган артисты Зәкия Әхмәрова иҗат иткән образларны өчәр тапкыр башкару мөмкинлеген бүләк иткән. Ә.Атнабаевның «Ул кайтты» драмасындагы – Шәмсенур, Х.Ибраһимовның «Башмагым» комедиясендә – Сәрби, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасындагы Галиябану – әнә шундыйлардан. Актриса Галиябану ролен театр сәхнәсендә генә түгел, ә кинода - «Галиябану. Мәхәббәт турында легенда» фильмында да башкара.
Гөлшат Зыязетдинова күпсанлы Мактау грамоталары, Станиславский көмеш медале белән бүләкләнгән, Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз