news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры тарихи һәм мәдәни һәйкәл дип табылды

Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры тарихи һәм мәдәни һәйкәл дип табылды
Фото: bashinform.ru

Туймазы шәһәрендә урнашкан татар дәүләт драма театры Россия халыкларының мәдәни мирас объектлары бердәм реестрына кертелде. Шул хактагы боерык Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Рәсми документ нигезендә театр территориясен саклау, аның чикләре һәм файдалану режимы расланган. Аерым алганда, биредә үзенчәлекләрен үзгәртмичә бинаны саклау буенча эшләр башкарырга һәм аның бөтенлеген бозмый торган функциональ инфраструктураны үстерү чаралары үткәрергә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, комплекслы фәнни тикшеренүләр нигезендә консервация һәм музейлаштыру эшләрен башкарырга, шулай ук реставрация эшләрен дә кертеп, яшелләндерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнергә ярый.

Театр чикләрендә яңа объектлар төзү, җир, мелиоратив һ.б. эшләр башкару, төп фасадларда һәм түбәдә кондиционерлар, зур антенналар кую, су белән тәэмин итү челтәрләре, канализация, җылылык үткәргечләр сузу, киосклар һәм павильоннар урнаштыру тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100