news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Туймазы районында татар калфагын тегү буенча осталык дәресе узды

Башкортстанның Туймазы районында татар калфагын тегү буенча осталык дәресе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Башкортстанда милли кием көне уңаеннан үткәрелгән. Туймазы шәһәренең 8 санлы мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы Кәүсәрия Хәйруллина укучыларына татар калфагын тегү буенча осталык дәресе күрсәткән. Моңардан тыш, мөгаллимә балаларга үзе бәйләгән милли киемдәге курчаклар коллекциясен дә тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot