news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Тәтешле районында Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеген күрсәттеләр

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин пәйгамбәрнең чәч бөртеген берничә ел элек Болгардагы Ак мәчеткә тапшырган иде.

Башкортстанның Тәтешле районында Мөхәммәд  пәйгамбәрнең сакал бөртеген күрсәттеләр

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында мөселманнарга Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең сакал бөртеген күрсәткәннәр. Бу хакта «Тәтешле хәбәрләре»нең ВКонтакте төркемендәге битендә язалар.

Фото: «Тәтешле хәбәрләре»

9 декабрь көнне Тәтешле халкына Усман шәех – Салават Әмирхан улы Кильдин, Нәкшбанди тәрикатенең Башкортстандагы вәкиле тәкъдим иткән. Ул тарихи резиденциядә сакланучы үзенчәлекле әманәтне - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сакал бөртеген күрсәтте. Вәгазендә Рәсүлебезнең узган юлын һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерде, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алу, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгыту турында сөйләде, дип яза басма.

Фото:  «Тәтешле хәбәрләре»

Хәзрәт аңлатуынча, Россия мөселманнарының Исламга ихлас мәхәббәтен күреп, 1893 елда төрек солтаны пәйгамбәрнең өч сакал бөртеген Оренбург Диния Нәзарәтен җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтановка тапшыра. Шуннан бирле алар Уфада, мөфти резиденциясендә саклана.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бер чәч бөртеген 2015 елда Болгардагы Ак мәчеткә тапшырган иде.

Тәтешле халкы хәзрәтнең чыгышын зур игътибар белән караган, чыгыштан соң сакал бөртеген якыннан килеп тә караганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100