Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Тәтешле районында Әнгам Атнабаевка багышланган шигырь бәйгесе узган
Татарстанның Лаеш районыннан Эльвера Абдуллина-Байгазина бәйгедә III урынга лаек булган.
Тәтешле районының Күрдем авылы Каһим Әүхәтов исемендәге китапханәсе халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышлап «Атнабай минем күңелдә һәм шигырь юлларында» дип аталган шигырь бәйгесе уздырган. Бу хакта «Тәтешле хәбәрләре» сайтында Элида Кәрамова яза.
Бәйгедә Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 30 га якын һәвәскәр шагыйрь көч сынашкан. Алар җибәргән шигырьләр китапханәнең социаль челтәрләрдәге битенә теркәлеп барган.
Җиңүчеләрне билгеләү халык арасында тавыш бирү буенча бара. Бәйге нәтиҗәләре буенча, I урынга – Беләш авылыннан Әдибә Йосыпова, II урынга – Яңавыл шәһәреннән Айгөл Ибраһимова, III урынга исә Татарстанның Лаеш районыннан Эльвера Абдуллина-Байгазина лаек була. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификат тапшырылды, дип яза «Тәтешле хәбәрләре».
Әнгам Атнабай (Атнабаев Әнгам Касыйм улы) – Башкортстанның халык шагыйре, драматург —Тәтешле районының Күрдем авылында 1928 елның 23 февралендә туа.
Атасы Касыйм сугышта үлә. Әнисе Мәрзия 7 бала белән кала, иң зурысы Әнгам була. Ул Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый.
Әнгам Атнабаев шагыйрь булып танылса да, аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелә. Кайбер тамашалар әле дә театрлар репертуарыннан төшми.
Шагыйрь 1999 елның 13 октябрендә вафат була.
Аның исеме туган авылы Күрдемдәге урта мәктәпкә кушылган. Авылда Әнгам Атнабай музее эшли, бюсты куелган. Яңавыл шәһәре, Үрге Тәтешле һәм Иске Күрдем авылларындагы урамнарга аның исеме бирелгән. Уфада ул яшәгән йортҡа мемориаль такта куелган. 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге премия булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз