Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның «Татарча фатирник» җитәкчесе Алинә Сабитова оешма эше белән таныштырды
«Милләт җыены» көннәре кысаларында узган Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар өлешендә Президиум әгъзасы, «Татарча фатирник» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Алинә Сабитованың да чыгышы яңгырады. Ул оешма эшчәнлеге белән таныштырып китте.
«Уфада уңышлы итеп эшләп киләбез. Безнең оешманың күпмилләтле республикада үз урыны бар. «Татар фатирнигы» 2016 елдан эшләп килә һәм тел, мәдәниятне үстерү өлкәсендә хезмәт куя. Без Уфа каласында тәүге мәртәбә татарча стендап оештырдык. Безнең оешма Башкортстан яшьләренә башка төбәкләрдәге чараларда катнашу мөмкинлеген ача», — дип белдерде ул.
Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессы, Яшьләр форумы җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм җыелыр өчен Уфада үзәк ясау кирәклеген ассызыклады.
Ул быел Уфа шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесе узуын билгеләп үтте һәм киләсе елда «Татар егете» конкурсы ясарга уйлауларын сөйләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз