news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның татар язучылары Татарстан Язучылар берлегенә керүне сорады

«Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучылар автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә керергә тиеш, дип уйлыйм», - диде Альфред Дәүләтшин

Башкортстанның татар язучылары Татарстан Язучылар берлегенә керүне сорады
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучыларны автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә кертүне сорады.

«Бүгенге көндә чын татар әдәбияты Татарстан белән Башкортстанда гына сакланып килә. Башкортстанда татар телендә 30дан артык гәҗит чыга. Башкортстанның татар язучылары өчен Казан Мәккә булып кала. Ике республика язучылары арасында ихлас бәйләнешләр саклана. Башкортстанда татар телендә иҗат итүче язучыларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен күтәрәм. Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучылар автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә керергә тиеш, дип уйлыйм», – диде Альфред Дәүләтшин язучылар очрашуында.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә күрше төбәктән татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килгән. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Чарада Башкортстаннан 30лап кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге бар иде.

Альфред Дәүләтшинның тәкъдимен залда утыручылар алкышлар белән хуплады. Бу сүзләр яңгыраганда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килеп җитмәгән иде, шуңа күрә очрашуда катнашучылар берлек рәисенең фикерен белми калды. «Татар-информ» хәбәрчесе Ркаил Зәйдулладан бер берлектән икенчесенә автомат рәвештә керә алу мөмкинлеге турында кызыксынды.

«Берлекләрнең уставлары аерыла. Автомат рәвештә алу мөмкин түгел. Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр арасында Татарстан Язучылар берлегенә керүчеләр бар. Кабул итү таләпләре бөтен кеше өчен бертигез», – диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100