news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның татар язучылары «Казан утлары» аша китап бастыру белән кызыксынды

«Казан утлары»ның кесә китабы сериясендә Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова, Аида Хәйретдинова, Дилбәр Булатова, Миләүшә Каһарманова, Кәрим Кара, Хисәметдин Исмәгыйлев, Айгиз Баймөхәммәтов кебек Башкортстан язучыларының әсәрләре инде дөнья күргән.

Башкортстанның татар язучылары «Казан утлары» аша китап бастыру белән кызыксынды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Башкортстанның татар язучылары «Казан утлары» журналының «кесә китабы» проекты аша китап бастыру мөмкинлеге белән кызыксынды.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстаннан бертөркем татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килде. Кичә Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Язучылар Татарстанда әсәрләрен бастырырга теләүләрен белдерде. «Татмедиа» җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Казан утлары» аша китаплар бастыру мөмкинлеге турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» җәмгыяте «Казан утлары» журналында дөнья күргән проза әсәрләрен берничә ел элек кесә китабы форматында бастырып чыгара башлады. Әлегә кадәр барлыгы 25 китап дөнья күрде. Алар сату, ягъни акча эшләү өчен чыгарыла. Китаплар 2-3 мең данәдә басыла һәм сатылып бетә бара. Сезнең дә бу сериядә китап чыгару мөмкинлегегез бар. Аның өчен «Казан утлары» редакциясе белән хәбәрләшергә кирәк», – диде Алсу Исмәгыйлева.

Алсу Исмәгыйлева китапларның эчтәлеге кызыклы, бәясе арзан һәм форматы уңайлы булганга тиз сатылуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу сериягә эләгү өчен әсәр халыкчан, халык тарафыннан яратып укылырлык булырга тиеш.

«Татмедиа» җәмгыятенең һәр районда филиалы бар. Китаплар шулар аша да халыкка тиз барып ирешә. Аларны шулай ук газета киоскларында, китап кибетләрендә, вендинг аппаратларында, «Татмедиа»ның интернет кибетендә һәм бөтен маркетплейсларда сатып алырга мөмкин. Маркетплейслар аша без китапларны Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссия кебек чит илләргә дә чыгарабыз», – диде Алсу Исмәгыйлева.

«Казан утлары»ның кесә китабы сериясендә Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова, Аида Хәйретдинова, Дилбәр Булатова, Миләүшә Каһарманова, Кәрим Кара, Хисәметдин Исмәгыйлев, Айгиз Баймөхәммәтов кебек Башкортстан язучыларының әсәрләре инде дөнья күргән. Очрашуда катнашкан каләм ияләре «Казан утлары» аша китап бастыру мөмкинлеге белән ныклап кызыксынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100