Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның танылган журналисты Мөнир Кунафин махсус операция турында китап чыгарды
Танылган язучы, журналист һәм «Агыйдел» әдәби журналының мөхәррире Мөнир Кунафин махсус хәрби операция зонасына күпсанлы командировкалары эзләре буенча «СВО. Я вышел из боя живым» китабын чыгарды. Китапта юлъязмалар һәм очерклар тупланган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Башинформ».
Җыентыкны Мәскәүнең «АСТ» нәшрияты бастырган. Бу «Время Z» патриотик сериясендә чыккан беренче китапларның берсе. Тиздән ул «Китап» кибете киштәләрендә барлыкка килергә тиеш.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле бөтен республика анда катнашучыларга ярдәм итә. Бу эшкә безнең иҗади интеллигенция, шул исәптән Башкортстан Язучылар берлеге дә актив кушылды. Бу безнең дәүләт сәясәте – без язучыларыбызның теләген хупладык, махсус хәрби операция зонасына командировкалар оештырырга ярдәм иттек.
Мөнир Сәхиулловичны китабы чыгуы белән котлыйм! Бу башкорт хәрби прозасы һәм республиканың бөтен иҗади тормышы өчен бик зур вакыйга, дип саныйм», - дип язган төбәк җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз