Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юлай Низаев Гамил Афзал исемендәге Яшьләр иҗаты фестивалендә җиңү яулады
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хезмәткәре Юлай Низаев Гамил Афзал исемендәге Яшьләр иҗаты фестиавалендә проза номинациясендә беренче урынны яулады. Ул анда махсус хәрби операция батырларына, ватанпәрвәрлек, туган тел темаларына багышланган әсәрләрен юллаган иде.
«Шигырьләрем районкүләм җыентыкларда басылгалады. Әмма проза жанрында бу минем тәүге адымнарым гына. Әдәбият дәрьясына мине җитәкләп диярлек «Актаныш-информ» мөхәррияте, «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемен йөрткән «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе һәм җырлар авторы Лилия Гыйлем алып керде. Әле дә ул минем әсәрләрне калыпка салучы һәм төп әдәби тәнкыйтьче. Үзем язучы һәм журналистлар династиясеннән, бабам Әгъдәл Низаев Башкортстанның Чакмагыш районыннан чыккан әдипләр остазы булгангамы, минем әдәби өлкәдә тыйнак кына иҗат итәсем килә», — ди яшь каләмдәш.
Низаев шулай ук «Татар-информ» агентлыгындагы һәм Башкортстанның «Өмет» республика яшьләре газетасындагы хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
«Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов, аның татар редакциясе буенча урынбасары Зилә Мөбәрәкшинага чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук Башкортстан яшьләре өчен нәшер ителә торган «Өмет» газетасының сайт буенча журналисты Әлфия Шәкирҗанованың төп остазым булуын әйтәм һәм ул минем журналистикада танылуыма йогынты ясады», — ди Низаев.
- Низаев Юлай Азамат улы – яшь язучы һәм журналист. 2021 елдан – ТР Фоторәссамнар берлеге, 2022 елдан Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. Ил һәм республика күләмендәге бик күп фестивальләр һәм бәйгеләр лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз