Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Суккул авылында «Флүрә» мәчете ачылды
10 октябрьдә Башкортстанның Суккул авылында «Флүрә» мәчете ачылды. Бу хакта «Кызыл таң» сайты хәбәр итә.
Мәчет ачылу тантанасында Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашкан. Ул Суккул халкын авыл тормышындагы зур вакыйга белән котлады һәм мәчет төзелешенә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, ә иң актив катнашучыларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.
Мәчет иганәче Альберт Дәүләтбаев ярдәмендә кыска вакыт эчендә төзелгән. Ул «Атайсал - кече Ватан» республика проектының «Авыл хуҗалыгы» номинациясендә җиңүчесе дә булган. Мәчет иганәченең әнисе хөрмәтенә «Флүрә» дип аталган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз