news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Стәрлетамак драмтеатрына Илшат Юмагулов исеме бирелә

Башкортстанның Стәрлетамак драмтеатрына Илшат Юмагулов исеме бирелә. Тантана 6 октябрьгә билгеләнгән.

Башкортстанның күренекле актеры, драматургы һәм педагогы Илшат Юмагуловның 90 еллыгы һәм театрга аның исем бирелү тантанасы уңаеннан театр алдында бюст ачыла, дип хәбәр итә театр.

Шул ук көнне Илшат Юмагуловның «Мәхәббәт кошлары» пьесасы буенча куелган «Сөяркәләргә капкын» спектакле күрсәтелә.

  • Илшат Юмагулов Стәрлетамак театры нигезендә торган. Озак еллар Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында эшләгән. 1971-1975 елларда Казанда - Камал театрында иҗат иткән.
news_right_1
news_right_2
news_bot