news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Көергәзе районы Якут авылында зур бәйрәм – Авыл көне узды

Башкортстанның Көергәзе районы Якут авылында зур бәйрәм – Авыл көне узды
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Көергәзе районы Якут авылында зур бәйрәм – Авыл көне узды.

Бу авыл Башкортстанда танылган, чөнки Якут – авыл территориясендә алкоголь продукциясен берәмләп сату законлы рәвештә тулысынча тыелган бердәнбер авыл. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Якут Көергәзе районының матур почмагында - Казлаир һәм Юшатыр елгалары кушылган урында урнашкан. Авылның тарихы тамырлары белән 16 гасырга китә. Иске Якут авылы Сәйдәш елгасының югары агымында (хәзерге Оренбург өлкәсендә) урнашкан һәм ул Бурзян волостеның үзәге булган. 1816 елда Иске Якутта 20 хуҗалык исәпләнә. 1834 елгы халык санын алу кәгазьләре буенча Иске Якутта 586 кеше яшәгән. Халыкның төп шөгыле - терлекчелек. Шуңа күрә алар ерак җирләргә күченеп киткән.

Якут авылында яшәүчеләрнең үзенчәлеге - бердәмлек һәм максатчанлык. Теләсә нинди идеяне тормышка ашыру өчен алар барысы бергә алына, һәм алар һәрвакыт башланган эшне ахырына кадәр җиткерә. Шуңа күрә авыл төзекләндерелгән һәм чәчәк ата. Бу авылда буш йортлар юк диярлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100