news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Шаран районында балалар өчен ислам нигезләренә багышланган лагерь узды

Башкортстанның Шаран районында балалар өчен ислам нигезләренә багышланган лагерь узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанның Шаран авылы «Ихсан» мәчетендә башлангыч мәктәп укучылары өчен ислам нигезләрен өйрәнүгә багышланган җәйге лагерь узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, ислам нигезләре буенча башлангыч белемнәр бирүгә һәм дини тәрбияне камилләштерүгә юнәлдерелде.

Дәресләр барышында катнашучылар ислам әхлагы, гыйбадәт нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышты, намаз уку һәм тәһарәт алу тәртипләрен үзләштерде. Шулай ук азан әйтү кагыйдәләрен гамәли рәвештә өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелде.

Уку-укыту процессы дәресләр белән генә чикләнмәде. Лагерь программасына балалар өчен актив ял һәм мәдәни-танып белү чаралары да кертелде. Алар төрле спорт һәм хәрәкәтле уеннарда катнашты, җәядән ук ату күнекмәләрен үзләштерде, экскурсияләрдә булды, дару үләннәре белән танышты. Мондый комплекслы алым, балаларның белемнәрен тирәнәйтү белән беррәттән, коллективта аралашу һәм үзара ярдәмләшү сыйфатларын үстерүгә дә хезмәт итте.

Лагерьның ябылу тантанасы бәйрәмчә мохиттә узды. Катнашучылар өчен йомгаклау белемнәрен тикшерү үткәрелде, нәтиҗәләр буенча аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында балалар һәм кунаклар өчен пылау һәм чәй табыны оештырылды.

Йомгаклау чарасында, Шаран районы мөхтәсибе Али хәзрәт Тимеркәев чыгыш ясап, лагерь эшенә югары бәя бирде. Ул балаларның кыска вакыт эчендә шәригать нигезләре буенча мөһим башлангыч белемнәр алуын билгеләп үтте һәм аларга алган гыйлемнәрен даими ныгытып барырга, динне өйрәнүне дәвам итәргә, рухи камиллеккә омтылырга чакырды.

Шаран районы мөхтәсибәте лагерьны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә. Аерым алганда, «Баракат» медицина үзәгенә, шәхси эшмәкәр Дамир Галимовка («Ит кибете»), Марат Исмәгыйлевкә («Бухгалтер Бизнес») күрсәткән иганә ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук остазлар Рамил Мортазин, Айнур Хөсәенов, Радик Гәрәев һәм пешекче Ильмира Хисаметдинованың нәтиҗәле хезмәте аерым билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot