Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Салават шәһәрендә «Татар шәле» бәйрәме узды
Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә «Татар шәле» бәйрәме гөрләгән. Ата-бабаларыбызның зирәклеген, аналарның җылы кулларын һәм чын татар кунакчыллыгын үзенә сыйдырган бу чара Россиядәге Халыклар бердәмлеге елы һәм Башкортстандагы Зур һәм тату гаилә елы кысаларында оештырылган. Бу хакта Башкортстан татарлары конгрессы хәбәр итә.
Татар хатын-кызлары өчен шәл – ул баш киеме генә түгел, ә буыннарны бәйләүче хәтер җебе. Бәйрәмнең концерт программасы «Татар шәле – зирәклек, матурлык һәм кунакчыллык символы» дип исемләнде. Сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар җыр, бию һәм шигъри юллар аша милли бизәкләребезгә җан өрде. Төрле район-шәһәрләрдән килгән кунакларның катнашуы бәйрәмне чын туганлык җыенына әйләндерде, диелә хәбәрдә.
Бәйрәм бөтен зал белән Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланган. Чара олысын да, кечесен дә берләштергән һәм милләт рухының какшамаслыгын тагын бер кат исбатлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз