news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Салават шәһәрендә сәүдә үзәге яна

Коткаручылар Башкортстанның Салават шәһәрендәге сәүдә үзәгендә 500 квадрат метр мәйданда янгын сүндерә, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, янгын Уфа урамында урнашкан «Аструм» сәүдә үзәге складларының берсендә чыккан. Ут металл тышлык астында икенче кат буйлап таралган һәм түбәгә капкан. Янгын барлыгы 500 квадрат метрлы мәйданны били.

«Бинадан 80 кеше, шул исәптән 12 бала эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре утның күрше биналарга таралуына юл куймау өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Утны сүндерү эшенә шулай ук «Газпром нефтехим Салават» янгын сүндерүчеләре җәлеп ителде», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot