Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Салават Юлаевның 269 еллыгына багышланган бәйрәм була
10 июньдә Башкортстанның Салават районында башкорт халкының милли герое Салават Юлаевның тууына 269 ел тулуга багышланган «Салават җыены» республика фольклор бәйрәме була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Чара республиканың барлык районнарыннан килгән иҗат коллективларын бер мәйданчыкта берләштерәчәк. Тамашачыларны җыр-бию, музыка, халык уеннары һәм конкурслардан торган бай программа көтә.
Агентлыкка Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм кысаларында иҗади бәйгеләр, спортның традицион һәм милли төрләре буенча ярышлар оештырыла. Шулай ук «Без – Салават токымы» республика бәйгесен үткәрү ниятләнә, аның кысаларында үсмерләр арасында - «Салават батыры», кызлар арасында «Йөзек кашы — Зөләйха» дигән ярышлар узачак.
Осталар, рәссамнар һәм иҗат коллективлары Салават Юлаев исеме белән бәйле иң яхшы сувенир продукциясенә «Оран» республика конкурсында катнашыр дип көтелә. «Ялкын» республика мәдәният учреждениеләре белгечләре арасында вокал сәнгате бәйгесе 18-45 яшьлек башкаручылар, дуэтлар һәм триоларны җыячак.
Республиканың район һәм шәһәр командалары башкорт көрәше буенча «Салават бәйгесе» турнирында катнаша ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз