news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның «Премьер» вокал төркеме Татарстан халкын бәйрәм белән котлап чыгыш ясады

Башкортстанның «Премьер» вокал төркеме Татарстан халкын бәйрәм белән котлап чыгыш ясады
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй — Татарстан» этномәдәни фестивале гала-концертында Башкортстаннан килгән «Премьер» вокал төркеме триосы да ватандашларны тәбрик итеп җырлады. Концерт тамашасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында булды. Трио составында Башкортстан Республикасыннан Руслан Сәйфетдинов, Вадим Зәкиев һәм Айгиз Ханов килгән иде.

«Без әлеге тантанада Башкортстанның «Премьер» вокал төркемен тәкъдим итәбез. Бүген исә трио буларак килдек. Казан сәхнәләрендә еш кына чыгыш ясыйбыз. Төркем ун ел элек, 2015 елның сентябрендә барлыкка килде. Русча, татарча, башкортча һәм итальянча җырлыйбыз. Халык җырларын да үз итеп башкарабыз. Шулай ук классик әсәрләргә дә игътибар бирәбез», – дип сөйләделәр трио солистлары «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Безнең өй — Татарстан» этномәдәни фестивале 14 ел буена уздырылып килә. Бу еллар эчендә биредә 30 меңнән артык кеше катнашкан. Ел саен катнашучылар саны арта. Оештыручылар билгеләвенчә, әле ун ел элек кенә фестивальнең зона турларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларны тәкъдим итүче уртача 200гә якын иҗат коллективы катнашкан иде.

Быел фестивальнең зона турлары Апас, Арча, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Нурлат районнарында һәм Казанда узган. Муниципаль берәмлекләрдән гаризаларның гомуми саны 510га җиткән һәм дүрт меңнән артык катнашучы үз сәләтләрен күрсәткән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

news_right_1
news_right_2
news_bot