news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның патриотик тәрбия үзәгенә Россия Герое Алмаз Сафин исеме бирелде

Башкортстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә чакыруга кадәр әзерләү үзәгенә Россия Герое Алмаз Сафин исеме бирелде. Шундый карарны республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Исем бирү белән бәйле чаралар учреждениенең үз акчалары хисабына финансланачак. «Башинформ» шул турыда яза.

«Башинформ» элегрәк язганча, Башкортстанда туып-үскән старшина Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Бу турыдагы карарны ил Президенты Владимир Путин имзалады.

Әлшәй районында туган Алмаз Сафин 2022 елның 30 сентябреннән махсус хәрби операциядә катнашкан. 14 гыйнварда Кременная торак пункты районында Краснолиманск операцион юнәлешендә бәрелешләр вакытында һәлак булган.

Россия Героеның исеме Раевка авылының 2 нче мәктәбенә дә бирелгән, «Туган ил-ана» мемориалы янында Алмаз Сафинның бюсты куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100