news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Радис Ногмановка мактаулы исем бирелгән

Башкортстанның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Радис Ногмановка мактаулы исем бирелгән
Фото: © «Татар-информ» өчен «Өмет» журналисты Гөлназ Шаһиева тәкъдим итте

Башкортстанның «Өмет» татар яшьләре газетасы редакциясе баш мөхәррире, Башкортстан Республикасы атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, дәрәҗәле Шаһит Ходайбирдин һәм Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты Радис Ногмановка «Россия Федерациясенең атказанган журналисты» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге боерыкка Россия Президенты Владимир Путин кул куйган, мәртәбәле бүләкне БР Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

«Күп еллар элек, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган чакта, безне Кызыл мәйданга алып чыгып сүз тугрылыгына ант бирдергән иделәр. Шушы биргән антыма мин 38 ел буена тугры калдым. Озак еллар дәвамында Башкортстан матбугаты үсешенә, татар журналистикасына хезмәт иттем. Шуның 27 елын баш мөхәррир вазифасында, ике елын «Тулпар» журналына, 25 елын «Өмет» газетасына багышладым. Һәрвакытта да сүзгә тугры калдым, язганнарым дөрес булды», — дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш журналист һөнәренең абруен ассызыклады.

«Чын журналист, һәрвакытта да үз сүзе өчен җавап бирергә тиеш. Бик күп кешеләр, әллә никадәр вакыйгалар турында язылды һәм халыкка да хезмәт ителде. Намус белән эшләдем. Журналистның һәр чорда вөҗдан һәм намус белән халыкка, илгә хезмәт итүе кирәк. Мин исә үз миссиямне лаеклы рәвештә башкардым һәм башкарып киләм. Бервакытта да дәрәҗә, югары исем артыннан куган журналист түгелмен. Барлык исем-дәрәҗә вакыт җиткәч бирелде», — ди ул.

Радис Ногманов мактаулы исемнең тагын да озак еллар матур итеп халыкка хезмәт итүгә этәргеч булуын да билгеләп үтте.

  • «Өмет» — Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче газета. Атнасына бер тапкыр җомга көнне чыга. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә башлый. Газета тиз вакыт эчендә укучылар арасында популярлык яулап, республиканың мәгълүмат киңлегендә үзенә лаеклы урынны били. Газета җәмгыятьнең рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният, тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне күтәрүгә һәм татар телен үстерүгә зур өлеш кертә. Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны да киң яктырта. 2001 елдан баш мөхәррир булып Рәдис Ногманов эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot