Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның «Өмет» газетасы баш мөхәррире: Басма матбугатны сакларга кирәк
Соңгы арада районнардагы татар газеталары ябыла икән, дигән сүзләр ишетелде. Уфада чыга торган «Өмет» иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире Рәдис Ногманов таралу проблемасы хәл ителсә, тиражны җыю мөмкин булыр иде дигән фикердә.
«Өмет» газетасы атнасына 1 тапкыр җомга көнне чыга. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә. Киләсе елда газетабызга 35 ел була. Безнең басма Башкортстан буйлап тарала. Соңгы 1-2 елда Россия буенча да тарала башладык: Татарстан, Карелия республикалары, Ульяновск, Мәскәү, Төмән, Свердловск өлкәләрендә алдыралар.
Башкортстан буенча карасак, иң күбе Дүртөйле, Борай, Чакмагыш, Илеш районнарында яшәүчеләр алдыра. Без 15-20 ел республикада дәүләт басмалары арасында «иң зур тиражлы» статусын саклап тордык. Ләкин проблемалар да юк түгел. Шартларыбыз башка газета редакцияләрнеке кебек үк. Почта эшчәнлеге подпискага аяк чала. Газета таратылмый икән, зарлана башлыйлар. Газетаны укучылар: «Әгәр газета килми икән, ни өчен мин язылдым соң?» – диләр. Дүртөйле, Илеш, Борай районнарында да зур авылларда почта юк. Почта булмагач, подписканы үткәрмибез, диләр. Почта булмагач, ул таратылмый. Район үзәкләрендә дә хәтта шундый хәлләр булды, нишлик инде...
Журналлар айга 1 тапкыр чыккач, алар «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейслар аша таратуга күчтеләр. Ә газеталарга андый мөмкинлек юк, чөнки, әйткәнемчә, газеталар атна саен чыга.
Укучыларыбызга килгәндә, яшәсен авыл халкы! Яшәсен урта һәм өлкән буыннар! Өлкән буын азая, урта буыннар алдыра. Яшьләргә килгәндә – бик кыен. Балаларның, яшьләрнең кулында телефон, телләре – русча. Авыл балаларыныкы да. Татарстанда да шулайдыр.
Газета 99 процент почта аша – акчасын түләп язылган кешеләргә тарала. «Розницага» 1 процент тирәсе чыга торгандыр.
Бүгенге көндә тиражыбыз – 6700 данә. Хакимият белән дә сөйләшәбез, алар да: «Безгә кем белән сөйләшергә соң?» – диләр. Элек һәр районда почта бүлеге җитәкчесе бар иде, хәзер 6-7 районга бер почта җитәкчесе калды. Элек почта белән шулкадәр яхшы эшли идек. Алар безне чакыра, без алар янына барып, рәхмәт әйтеп, призлар биреп кайта идек. Хәзер андый очрашулар да бетте. Күп вакытта, подписка буенча кем белән сөйләшергә икән дип, аптырап калабыз. Ул татар басмалары өчен дә, рус басмалары өчен дә, башкорт телендәге басмалар өчен дә проблема. Кешегә йөрер өчен аяк кирәк, ә газетаның әбүнәчегә килеп җитүе кирәк. Кеше: «Минем газета кайда икән?» – дип эзләп йөри башлый.
Безнең газетаны Урал аръягында – Әбҗәлил, Баймак районнарында да алдыралар. Газета чыгып, 10 көн үткәч кенә барып җитә ул анда. Таралу проблемасы хәл ителсә, тиражыбызны әйбәт җыяр идек, әле укучыларыбыз бар, Ләкин иң аянычы – почтаның урыннарда начар эшләве. Җитәкчелек тә белә бу хакта, бәлки, таратуны җайга салырлар.
Газета һәр атна саен 24 бит булып басылып чыга. Ярты еллыкка язылуның бәясе – 1300 сум тирәсе. Редакциядә журналистларыбыз бар, ләкин күптән яңа состав алынганы юк, чөнки яшьләр эшләргә килми.
Бөтен темаларны яктыртырга тырышабыз: дин, әхлак, яңалыклар, мәдәният, әдәбият һ.б. Безнең үзенчәлек шунда: Башкортстан белән гына чикләнмибез, Татарстандагы татар әдәбияты классикларын һәм артистлар, сәнгать әһелләре турында да күләмле язмалар язабыз, аларның иҗатын яктыртабыз. Чигебез киң.
Дәүләт газетасы буларак, рәсми чараларны даими бирәбез, «иҗтимагый-сәяси» дигән статусыбыз да бар. Сайт, социаль челтәрләрнең килеп керүе журналистларның эшчәнлеген катлауландырды, чөнки аларның ярты вакыты социаль челтәрләр һәм сайт белән уза. Ул да мәшәкатьле әйбер, ләкин газетаны да чыгарырга кирәк – барысын да берьюлы алып барырга кирәк.
Гомумән алганда, татар һәм башкорт телендәге газеталар чыга.
Нәрсә генә булмасын, 2023 елда Башкортстанда яшьләр матбугатының 100 еллыгын үткәргән идек, Татарстаннан да кунаклар килгән иде. Шунда да: «Әгәр электрон вариантка гына калсак, киң аудитория җыярга була. Ләкин без бу дөньяга басма матбугат булып туганбыз. Аны сакларга кирәк, басма матбугат 100 елдан соң да тарихта кала, ягъни ташка басылган әйбер», – дигән идек. Басма матбугатны сакларга иде, Аллаһ боерса!» – ди ул.
Башкортстанда чыга торган татар газеталарының бүгенге хәле турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлүзә Ибраһимова белән Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз