news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Милли музеенда «Ат иле» күргәзмәсе ачылды

Башкортстанның Милли музеенда «Ат иле» күргәзмәсе ачылды. Икенче төбәкара проект бу юлы 65 останы берләштерде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Күргәзмә үткәнне һәм хәзерге заманны, традицияләрне һәм кыю иҗади эзләнүләрне берләштерә. Бу – заманча сәнгатьтә ат образына багышланган икенче төбәкара иҗади проект.

Күргәзмә чын мәдәни диалогка әйләнде. Экспозиция тамашачыны таныш образга яңача карарга һәм гасырлар буе кеше белән атны берләштергән үзенчәлекле бәйләнешне тоярга чакыра.

Экспозициядә төрле техникада ат образына багышланган 200дән артык әсәр бар. Болар арасында – классик рәсем сәнгате, сәнгати киез кою, агачка нәфис уеп ясау, керамика һәм салам эшләнмәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot