news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә «Бердәмлектә — көч!» милли мәдәниятләр форумы узды

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә «Бердәмлектә — көч!» милли мәдәниятләр форумы узды
Фото: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә «Бердәмлектә — көч!» милли мәдәниятләр форумы узды. Чара Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган. Бу хакта Башкортстан татарлары конгрессы хәбәр итте.

Форумда катнашучыларны Шәһәр мәдәният сараенда декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе каршы алган. Экспозиция Мәләвез районының гореф-гадәтләрен, төрле халыкларның һөнәрләр төрлелеген һәм үзенчәлекле колоритын ачып күрсәткән. Пленар утырыш алдыннан җыелган халык Россия һәм дуслык турында җырлар тыңлаган, аннары кунаклар залда үз урыннарына кереп утырган, ә спикерлар президиумга узган.

Форумда катнашучылар үзара тәҗрибә алмашты һәм мәдәни мирасны саклау, телләрне яклау һәм милләтара татулыкны ныгыту турында фикер алышты. Форум нәтиҗәле диалог мәйданчыгына әверелде: көн тәртибенә мәгариф программалары, мәдәният марафоннары һәм халык гореф-гадәтләрен саклап калу инициативалары керде, диелә хәбәрдә.

Мәләвез районы администрациясе башлыгы Зәбир Габдуллин котлау сүзе белән чыгыш ясаган һәм муниципаль берәмлек һәм бөтен республика үсеше өчен мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклаган. Шулай ук җыелучылар алдында Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Конгрессның Мәләвез җирле бүлеге рәисе Лилия Камалова, Руслар соборы, Башкортлар корылтае, дин әһелләре, ветераннар оешмалары вәкилләре, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы координаторлары чыгыш ясаган. Алар барысы да мәдәният төрлелеген саклап калуның мөһимлеген һәм районның актуаль бурычларын хәл итүдә милләтара хезмәттәшлекнең аерым ролен билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot