news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Мәләвез районында татар шагыйре Дәрдмәндне искә алганнар

Мәләвез районының Җиргән авылында шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд иҗатына багышланган чара узган.

Башкортстанның Мәләвез районында татар шагыйре Дәрдмәндне искә алганнар

Мәләвез районының Җиргән авылында шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд иҗатына багышланган чара узган. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Татар шагыйре Дәрдмәнд — Рәмиев Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы —1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында дөньяга килә. Тагын өч елдан Рәмиевләр гаиләләре белән Орск өязе Юлык авылына күчеп киләләр. Анда әтиләре алтын приискасы ача.

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм алтын приискалары хуҗасы милләт язмышы өчен янып, тырышып, борчылып яшәгән шәхес.

Дәрдмәнднең туган авылы Җиргәндә шагыйрьнең тууына 163 ел тулуга багышлап үткәрелгән чарада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, урынбасары Зәлия Ахунова, башка җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашкан.

Фото: © «Кызыл таң»

Әдәби-музыкаль композициядә авыл үзешчәннәре, укучылар Дәрдмәнднең шигырьләрен укыганнар, Мәләвез районының «Рәйхан» халык вокаль ансамбле, Федоровка районыннан «Умырзая» вокаль ансамбле чыгыш ясаган.

Бу авылда, шулай ук, татарның асыл уллары — язучы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир һәм күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, «Идел-Урал» легионы көрәшчесе Гариф Солтан туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100