Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның мәдәният учреждениеләренә композитор һәм шагыйрь исемен бирделәр
Башкортстанның мәдәният учреждениеләренә композитор һәм шагыйрь исеме бирелде. Хөкүмәтнең шул хактагы карары хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Уфа шәһәренең 8нче балалар музыка мәктәбе хәзер күренекле башкорт композиторы Рафаил Касыймов исемен йөртәчәк. Әлшәй җирлекара үзәк китапханәсенә Башкортстан Республикасының халык шагыйре Гөлфия Юнысова исеме бирелде.
Искәртеп үтәбез, «Башинформ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, күренекле башкорт композиторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаил Касыймов 2023 елның 4 октябрендә 77нче яшендә кинәт вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме Башкорт дәүләт филармониясендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз