news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Мәчетле районында «Кышкы сабантуй» булды

Мәчетле районында зур бәйрәм - «Кышкы сабантуй» үтте. Аны үткәрү урыны Олы Ыктамак авылының үзәк мәйданы булды, дип хәбәр итте Мәчетле районы татарлары автономиясе социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Чара зур масштабта узды! Программа бай булды: «Мәчетле самавыры», «Иң тәмле чәй», «Супер чана», җәядән ату, мас-реслинг, күңелле җырлар, «Чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү», «Аркан тарту» кебек халык уеннары», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100