news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Ләмәз-Тамак авылында гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды

Башкортстанның Ләмәз-Тамак авылында гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды
Фото: Мәчетле районы татар милли-мәдәни автономиясе, https://vk.com/public216662314

Башкортстанның Мәчетле районының Ләмәз-Тамак авылында Ралит Гунсаров истәлегенә багышланган гармунчылар һәм баянчылар ачык конкурсының гала-концерты булды. Бу турыда Мәчетле районы татар милл-мәдәни автономиясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Гармун» номинациясендә III дәрәҗә дипломнар белән Булат Гайбатов (Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре) һәм «Гөрләвек» ансамбле (Ләмәз-Тамак авылы), II дәрәҗә Махаматнур Харрасов (Абдуллин авылы), Мансур Фатыйхов һәм Рифат Зинуров (Ләмәз-Тамак авылы), I дәрәҗә Рифат Зинуров (Ләмәз-Тамак авылы) һәм «Ака-Абдулла» квартеты (Олы Ока һәм Абдулла авыллары) бүләкләнде.

«Гаилә ансамбле» номинациясендә - улы белән әтисе Әмир һәм Айбулат Кәримовлар (Уфа шәһәре), «Баян» номинациясендә – Илдус Микагилов (Свердловск өлкәсе, Красноуфимск районы, Урта Бугалыш авылы) лауреатлар булды.

Ләмәз-Тамак авылыннан Мансур Фатыйхов «Уйна һәм җырла, Мәчетле гармуны» ачык баянчылар һәм гармунчылар конкурсының гран-при иясе дип танылды.

Конкурс гала-концерт белән тәмамланды, анда катнашучыларны һәм тамашачыларны Мәчетле районы администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Илнур Вәлиев һәм Ләмәз-Тамак авыл җирлеге башлыгы Раил Низамов сәламләде.

Онлайн форматта узган конкурсның сайлап алу туры 1 ноябрьдә старт алган иде. Аңа барлыгы 32 гариза килгән: 8 ансамбль һәм 26 соло башкаручы. 2 декабрьдә икенче турда Уфа шәһәреннән, Свердловск өлкәсеннән, Дуван, Кыйгы һәм Мәчетле районнарыннан килгән гармунчылар һәм баянчылар чыгышлары булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100