news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Әтнә районы белән соклануын әйтте

Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Әтнә районы белән соклануын әйтте
Фаил Фәтхетдинов (уртада) Башкортстанда туып-үскән журналистлар: Рәүф Идрисов, Илфира Нигъмәтуллина, Гөлшат Сафина һәм Юлай Низаев белән
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырган татар журналистлары форумында катнашучылар Әтнә районына сәфәр кылды. Ул конгресс тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елына багышланды. Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм матбугат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов чара ахырында үзенең фикерләрен җиткерде.

«Сездә менә колхозлар тулысынча сакланып калган. Кытайларны мактыйлар бит әле. Алар партияне җимермәгәннәр, колхоз-совхозларны таратмаганнар. Ә мондый мисал үзебездә дә бар икән. Безнең газета редакциясендә авыл хуҗалыгы, төрле районнардан 5 үз хәбәрчебез бар. Кайтып аларны җыйгач монда белгәннәремне бәян итәчәкмен. Бу уңышлы тәҗрибә аларның публицистик язмаларына яңа сулыш өстәп җибәрер», – диде Фаил Фәтхетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук ул биредә туып-үскән әдипләргә һәм сәнгать әһелләренә карата булган хөрмәткә, алар истәлегенә булдырылган тарихи урыннарга соклануын белдерде.

«Мин үзем педагогия университетында да укытам. Мондагы музейларны күрү – минем өчен зур рухи азык. Үзең күргәннәреңне студентларыңа кайтып сөйләү бөтенләй икенче бит. Лекцияләремдә сөйләү өчен материаллар, мисаллар шактый тупланды. Әтнә ягы авылларында күренекле шәхесләрне онытмаулары да менә дигән ватанпәрвәрлек тәрбиясе күренеше. Алар бит барысы да татар мәдәнияте, татар милләте өчен хезмәт иткән кешеләр. Дәүләт театры да район җирендә булуы – зур мәртәбә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100