Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Кыңгыр-Мәнәвез авылында «Тукай варислары» конкурсы узган
Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылы мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган традицион «Тукай варислары» район конкурсы узган. Бу хакта Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы хәбәр итә.
Габдулла Тукайның моннан бер гасырдан артык элек язылган әсәрләре бүген дә актуаль, чөнки алар балаларны һәм олыларны туган якны яратырга, игелекле, мәрхәмәтле һәм гадел булырга өйрәтә, диелә хәбәрдә.
Конкурста I-IX сыйныф укучылары катнашкан. Башлангыч сыйныфларда укучы балалар аеруча активлык күрсәткән. Китапханәче Римма Халикова китап күргәзмәсе оештырган, зал бөек шагыйрь әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр белән бизәлгән.
Бәйге дүрт номинациядә үткән:
- «Тукай шигырьләрен укыйбыз»;
- «Тукай геройлары» (Тукай әсәрләре геройларының рәсемен ясау);
- «Тукайны җырлыйбыз» (Тукай әсәрләренә язылган җырлар башкару);
- «Тукай әсәрләрен чит телдә уку».
Конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләр билгеләнгән, аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, балаларның шигырьләрне туган телдә генә түгел, башка телләрдә дә яратып укуы – Тукай иҗатының чиксезлеген һәм мәңгелеген тагын бер кат раслый.
«Тукай варислары» бәйгесе – ярыш кына түгел, ә балалар күңелендә милли горурлык хисе уятучы, туган телгә карата мәхәббәтне ныгытучы зур бәйрәм. Шагыйребезнең иҗаты киләчәк буыннар өчен һәрвакыт юл күрсәткеч йолдыз булып калачак, ди оештыручылар.
Чара азагында катнашучылар бергәләп татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз