Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Кыйгы районында «Гаилә һәм дуслык» бәйрәме узды
Башкортстанның Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында «Гаилә һәм дуслык» бәйрәме узды. Анда татар, башкорт, рус, чуаш, казах, үзбәк, украин, мари һ.б. милләт гаиләләре катнаштылар, араларында катнаш гаиләләр дә бар иде. Алар үзләренең тормышлары, яшәешләре, уңышлары, киләчәккә булган матур уй-хыяллары, традициягә әйләнгән гаилә байлыклары белән уртаклаштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм Югары Кыйгы авылы үзәк мәчетенең имам хатибы Марсель хәзрәт тарафыннан изге догалар белән башланып, Коръән аятләренең моңлы авазлары белән тәмамланды.
Башкортстан татарлары конгрессының Кыйгы районы бүлеге рәисе Владислав Заһиров Владислав Сафуан Локман улына Башкортстан ветераннар советы исеменнән «Мактаулы укытучы» таныклыгын тапшырды.
Югары Кыйгы авылы биләмәсе башлыгы Натик Шәмтев район татарлары ижтимагый оешмасының эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз