news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Кушнаренко районында «Гөлйөзем» гармун һәм баян фестивале узачак
Скопировать ссылку
29 августта 15:00 сәгатьтә Башкортстанның Кушнаренко авылы Үзәк мәйданында «Гөлйөзем» гармун һәм баян фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.
Бәйрәм программасы:
- 14:30 - 15:00 – Кунакларны каршы алу. Интерактив фотозоналар, халык өчен актив уеннар һәм музыка коралларында уйнау буенча мастер-класслар.
- 15:00 - 15:20 – Театральләштерелгән пролог.
- 15:20 - 15:50 – Фестивальнең тантаналы ачылышы һәм бүләкләү тантанасы.
- 15:50 - 18:00 – «Гөлйөзем» гармун һәм баян фестивале. Концерт программасында Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары катнаша.
- 19:00 - 23:00 – «Матур ТВ» телеканалыннан концерт-дискотека. Башкортстан һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгышы (Үткәрү урыны: Кушнаренко авылының Сабантуй мәйданы).
Фестивальдә махсус кунак буларак Уфаның «Нур» дәүләт татар театры катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot