news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Күгәрчен авылында «Бердәмлектә көч» республика форумының зона этабы узган

Башкортстанның Күгәрчен авылында «Бердәмлектә көч» республика форумының зона этабы узган
Фото: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

Башкортстанның Зианчура районының Күгәрчен авылында «Бердәмлектә көч» дип исемләнгән республика форумының зона этабы үтте. Чара Башкортстан Республикасы башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме белән бергә үткәрелде, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы.

Форум республиканың төрле почмакларыннан ике меңгә якын катнашучыны җыйган. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Иҗат коллективлары катнашында концерт, ата-бабаларыбыз мәдәниятенең байлыгын искә төшергән ялкынлы милли уеннар һәм ярышлар, бүләкләү тантанасы узган. Анда аеруча зур уңышларга ирешкән активистлар лаеклы бүләкләрен алган.

Зианчура районы татарлары конгрессы активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җәмәгать эшлеклеләре милләтара татулыкны саклау һәм туган телләрне үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үтелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot