news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Кандракүл авылында җомга көнне хәмер сатуны тыйганнар

Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авылында җомга көнне алкоголь сатылмый. Бу карарны әлеге авылда яшәүчеләр һәм кибет тотучы эшмәкәрләр кабул иткән.

Узган елның 19 декабреннән башлап тәүлек дәвамында торак пункттагы өч кибеттә дә исерткеч эчемлекләр сатып алу мөмкинлеге юк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Авылда халкы активистлар тәкъдиме белән сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар бергәләп спорт ярышлары, мәдәни чаралар, өмәләр уздыра, бәйрәмнәрне алкогольсез үткәрә. Сүз уңаеннан, узган ел Кандракүлдә яшәүчеләр «Аек авыл» республика конкурсында катнашты һәм финалга чыкты.

«Җомга көнне алкоголь сатуны чикләү очраклы түгел. Мөселманнар өчен ул изге көн санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да нәтиҗә бирә. Быел спиртлы эчемлек куллану күләме сизелерлек кимеде. Алкогольгә ихтыяҗ кимүе, исерткеч эчемлекләрне сирәгрәк ала башлаулары турында сатучылар да әйтә. Без юкка гына тырышмыйбыз дип уйлыйм. Әкренләп авылда яшәүчеләрнең барысы да аек яшәү рәвешенә күчә», - дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына Кандракүл авылында мәдәни чаралар оештыручы Гөлшат Гыйльманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100