news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Җиргән авылында «Дәрдмәнд укулары» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Башкортстанның Җиргән авылында «Дәрдмәнд укулары» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Фото: Мәчетле районы татар милли-мәдәни автономиясе, https://vk.com/public216662314

8 декабрь көнне Башкортстанның Мәчетле районы Җиргән авылы мәдәният йортында Дәрдмәндкә багышланган «Дәрдмәнд укулары» төбәкара республика укучылары конкурсы җиңүчеләренең гала-концерты үтте. Бу турыда Мәчетле районы татар милли-мәдәни автономиясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Иҗаты сүнмәс нур булып балкыган, якташыбыз, күренекле татар шагыйребез Закир Рәмиев – Дәрдмәнд», диелә әлеге хәбәрдә.

Мәчетле районы Олы Ака авылыннан 9 сыйныф укучылары Ирина Гыйльманова һәм Флида Хәмидуллина лауреат исеменә лаек булды. Шигърият сөючеләрне татар теле һәм әдәбиты укытучысы Альбина Нуриева әзерләде. Алар Дәрдмәнднең шигырьләрен татар телендә сөйләделәр.

Бәйгегә 131 эш кабул ителде. Югары тәҗрибәле жюри әгъзалары алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды. Төбәкара иҗади бәйгедә катнашкан шигърият сөюче дусларыбызга Мәчетле районы татарлары исеменнән ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100