news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Дуван районында башкорт яшьләре җыены быел уздырылмаячак

Чара киләсе елга күчерелә.

13 августта Башкортстанның Дуван районында беренче тапкыр «Әй буе башкорт яшьләре җыены» узарга тиеш иде. Оештыру комитеты чараны быел уздырмаска карар кылган.

Фото: © Дуван районы башкортлары корылтаеның ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Дуван районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Марат Гыйльманов чараны күчерү сәбәбен аңлатты.

«Җыенны 2023 елга күчердек, чөнки Республикада үткәрелә торган башка чаралар белән туры килде. Озакламый физкультурачы көнен бәйрәм итәбез, аннан соң укытучылар өчен август киңәшмәләре уза, уку елына әзерләнәбез. Чаралар бик күп. Яшьләр җыенын киләсе елда матур, тулы, сыйфатлы итеп үткәрергә булдык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, яшьләр бу карарга каршы булмаган.

«Яшьләр белән бергә уйлап чыгарган идек бу проектны. Үзләре дә башка чараларда актив эшләгәч, каршы булмадылар, аңлап кабул иттеләр», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100