Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Дүртөйле районы Казаклар авылында Кузгалак бәйрәме үткәргәннәр
Кузгалак бәйрәме язын, беренче кузгалак яфраклары күренә башлауга уздырыла торган фольклор йола.
Дүртөйле районы Казаклар авылы халкы 20 май көнне Кузгалак бәйрәме үткәргән. Бу хакта «Юлдаш» сайты яза. Ул җылы көннәр җитүен һәм язгы кыр эшләренә тотынырга вакыт икәнен искәртә торган чара булган.
Чараны алып баручылар килгән кунакларга әлеге йоланың тарихы һәм халкыбыз тормышында әһәмияте белән таныштырган, кузгалакның файдалы үзлекләре турында сөйләгән, аны нинди ризыкларда ничек кулланырга икәнлеген аңлатып, кузгалаклы ризыклар рецептлары язылган буклетлар таратканнар.
Бәйрәмдә үк кузгалактан әзерләнгән тәм-томнан авыз итү мөмкинлеге булган, аларны әзерләүчеләр арасында урыннар билгеләнгән. Иң оста пешерүче дип Розалия Зиатдинова танылган; «Баһадир пирог» номинациясендә — Альфира Фәррахова; «Традицияләрне саклау» номинациясендә Кәтибә Сәетова, Фидалия Хәмидуллина, Нәсимә Нурмөхәммәтова бүләкләнгән.
Чарада катнашучылар, җиргә тынычлык, ил-көннәргә иминлек һәм мул уңыш алуны теләп, агач ботакларына тасмалар бәйләгән.
«Уен мәйданчыгында теләге булган һәркем үзенең осталык-җитезлеген һәм кыюлыгын күрсәтә алды. Чара бәйрәм сые белән тәмамланды — һәр кеше кыр кухнясында әзерләнгән кузгалаклы авылча щи һәм баллы чәйне тәмләп карый алды»,— дип яза чыганак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз