news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Дурас авылында «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме узды

Башкортстанның Дурас авылында «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанның Чишмә районы Дурас авылында «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара һәркемгә бер хакыйкатьне искәртте: язмыш безне кая гына ташламасын, нинди генә шәһәрләрдә яңа йортлар кормыйк, йөрәк барыбер үзенең кече Ватанына – туган туфрагына тартыла.

Дурас авылының төп байлыгы – аның кешеләре. Аларның тыйнак, көндәлек хезмәте – чын зирәклек һәм фидакарьлек үрнәге. Бәйрәм чарасында Мөхәммәтҗановлар, Таюповлар, Глуховлар, Вәлиуллиннар нәселләренең шәҗәрәләре урын алган күргәзмә тәкъдим ителде. Һәр гаилә – авыл язмышына үрелгән кабатланмас бер елъязма.

Чарага 300дән артык кеше җыелды. Бәйрәм тагын бер истәлекле вакыйгага сәбәп булды: балачагы сугыш елларының авыр сынауларына туры килгән өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, яшь буын вәкилләре үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.

Нина Захарованың чыгышы бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе булды. Ул озак еллар дәвамында туган авылының тарихын бөртекләп туплый. Аның сөйләгәннәре, вакыт пәрдәсен ачып, үткәннәргә күз салырга мөмкинлек бирде.

Архив мәгълүматларына караганда, Дурас авылына 1870 елда нигез салынган. Авылның атамасы патшабикә Екатерина II бүләк иткән җирләргә килеп урнашкан дворян Дурасов фамилиясенә бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot