news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның «Диләфрүз» татар газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде

Башкортстанның «Диләфрүз» татар газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде
«Диләфрүз» газетасының гыйнварда нәшер ителгән саны
Фото Эльмира Ибраһимованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан алынды

Башкортстанның «Диләфрүз» татар хатын-кызлары газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Бу турыда газета редакциясенең яңа баш мөхәррире Эльмира Ибраһимова социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында хәбәр итте.

Фото: © Эльмира Ибраһимованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан алынды

«Журналистиканы сайлап, «пресса»таныклыгын кулга алганга да 22 елдан артык вакыт үткән икән... «Бу һөнәрне сайламасагыз, кем булып эшләр идегез?» — дип сорарга яратам әңгәмәдәшләремнән. Ә менә үземдә аңа җавап юк. Чөнки журналистикадан башка өлкәдә үземне күз алдына да китермим», – дип яза ул.

Шул постта Эльмира Ибраһимова яңа вазифага билгеләнүе турында әйтә. «Ялыкмадыңмы?» — диләр еш кына. Кая инде ул ялку! Нәкъ анекдоттагыча! Бер ирдән «Илле ел бергә яшәгәндә хатыныгыздан ялкып, аерыласы килгән чаклар булдымы?» дип сорыйлар икән. «Аерыласы килмәде, иллә мәгәр бәреп үтерәсе килгән чаклар булды», — дип җаваплаган тегесе. Минем дә чыгып качасы килгән чаклар була, әмма ташларга исәп юк. Шуңа күрә бу елны тагын да илһамланып, яңа вазифада — «Диләфрүз»нең баш мөхәррире буларак башлап ятыш. Хәерле сәгатьтә булсын!» — дип язган ул.

  • Эльмира Ибраһимова Башкортстан татар яшьләренең «Өмет» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе булып эшләде. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә. «Өмет» редакциясенең «Моңнар кайтсын авылга» акциясен башлаучы журналист. Башкортстан Республикасының Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100